Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән АКШта

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның рәсми делегациясе составында эш визиты белән Сан-Францискода (АКШ, Калифорния штаты). Сәфәрнең максаты - Oracle OpenWorld халыкара конференциясендә, Халыкара технологик симпозиумда һәм берничә эшлекле очрашуларда катнашу.​

Бүген делегация Сан-Францискодагы «Эксплораториум» интерактив фәнни музеенда булды. Ул 1969 елда сәнгать сараенда физик  Фрэнк Оппенгеймер тарафыннан ачыла.

«Эксплораториум»ның эшләү принцибы, хәзерге физиканы таный торган барлык теорияләрне ачык күрсәтә – фәнне гади кеше өчен уңайлы итү.

Делегация музей эше принциплары, мәктәп укучылары белән фәнни һәм проект эшен оештыру белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International