Татарстанның барлык көллиятләре һәм техникумнары ел ахырына кадәр Wi-Fi нокталары белән җиһазландырылачак

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр регионның барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен Wi-Fi челтәренә керү нокталары белән җиһазлау планлаштырыла. Бу хакта ТАСС әңгәмәсендә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

"Бүген республика мәктәпләрендә Wi-Fi челтәренә керү өчен 11 меңнән артык нокта урнаштырылган, бу ел ахырына кадәр мондый нокталар Урта һөнәри белем бирү оешмаларында барлыкка киләчәк. Яңа компьютер җиһазлары белән бергә бу Урта һөнәри белем бирү оешмаларының бизнес-процессларын (абитуриентлар кабул итү, эш программаларын формалаштыру, календарь-тематик планлаштыру, электрон журналлар, ведомстволар алып бару) цифрлы басуга күчерергә һәм белем бирү процессының сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк", - диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый оешмаларда барлыгы 1,5 мең керү ноктасы урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук Роман Шәйхетдинов 2010-2011 елларда бөтен республика буенча укытучылар 35 меңнән артык ноутбок алды, дип сөйләде. Компьютер җиһазлары аларга "Татарстанның Электрон мәгарифе" мәгълүмат системасында эшләү һәм уку процессында цифрлы белем бирү ресурсларын куллану өчен кирәк.

2016 елдан Татарстан Элемтә министрлыгы мораль искергән җиһазларны алыштыру эшенә кереште. 2016 елда 10 мең ноутбук яңартылды, 2017 елда - 17,5 мең, 2018 елда - тагын 17,5 мең, 2016-2018 елларда укытучылар 45 мең яңа ноутбук алды. "Укытучыларның ноутбуклар белән тәэмин ителеше 100% тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проект кысаларында беренче тапкыр 6 мең ноутбук Урта һөнәри белем бирүне оештыруга куелган иде, анда соңгы вакытта Электрон мәгариф проекты актив үсеш алды", - дип билгеләп үтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International