Конкурс «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен «Иң яхшы Интернет-проект» һәм «ММЧда иң яхшы яктырту» номинацияләрендә иҗади эшләр кабул ителә. Теркәү формасында катнашучыларга проектны тормышка ашыру чыгымнарын нигезләүне, нәтиҗәлелек критерийларын һәм аның актуальлеген күрсәтергә кирәк.
Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторларына проектны алга таба үстерү өчен грант бирелә. Быел бүлеп бирелә торган грантларның гомуми суммасы 300 мең сумны тәшкил итә.
Конкурска гариза бирергә һәм аны үткәрү турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте сайтында танышырга мөмкин.
Конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 264-73-00 (2028).
Фото: pixabay.com.