Роман Шәйхетдинов Кытайда эш сәфәрендә

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Кытайда сәфәрдә.

Бүген Роман Шәйхетдинов Цзинань шәһәрендә "Татарстан-Шаньдун" бизнес-форумында чыгыш ясады, анда җирле эшлекле даирәләргә Татарстанның ИТ-потенциалы турында сөйләде.

Илебезгә визит кысаларында Яньтай шәһәрендә югары һәм яңа технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркында һәм башка кайбер компанияләрдә булу планлаштырылган.

Фото: ili-nnov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International