21 музей Татарстанда музей предметларын (КАМИС) исәпкә алу комплекслы системасының яңартылган версиясен алды, ул цифрлы сурәтләрне һәм мультимедиа объектларын - музей экспонатларын санкциясез үтеп керүдән саклауны тәэмин итәчәк. Кибератакалар инде күптән сирәк күренеш түгел, һәм иң кыйммәтле музей экспонатларын яклау беренче планга чыга.
Музей предметлары һәм коллекцияләре турындагы мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм саклау процессларын автоматлаштыру өчен билгеләнгән КАМИС системасына Татарстанның 54 музее тоташтырылачак.
Гомумән алганда, Татарстанның музей фондларында 1,9 млн. экспонат исәпләнә. Цифрлы рәвештәге иң кызыклы экспонатлар «Татарстан Республикасы виртуаль музее»нда урнаштырылган һәм кулланучыларны планетаның теләсә кайсы почмагыннан онлайн режимда карарга мөмкин. Экспонатларны цифрлы фотматка күчерү, шул исәптән музей хезмәткәрләренең КАМИС системасында эшләргә күчүе нәтиҗәсендә дә мөмкин булды. Татарстан музейларын мәгълүматлаштыру буенча эшләр ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2012 елдан бирле алып барыла.
Фото: pixabay.com