«IT-cube» балалар иҗат үзәге төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 12-18 яшьлек балаларны IT-юнәлешләр буенча укыту өчен сайлап алу турында игълан итә.
Программалар үзләренең белем дәрәҗәсен киңәйтергә һәм IT-белгечлекләргә укырга керергә теләгән укучыларга файдалы булачак.
Сертификацияләнгән педагоглар җитәкчелегендә яшь программистларны укытуның түләүсез программасы түбәндәге мәгариф юнәлешләре буенча оештырылган:
«Java» программалаштыру теле (12 яшьтән).
Системалы идарә итү (12 яшьтән).
Кибергигиена (13 яшьтән).
1 октябрьгә кадәр сайтта теркәлү формасын тутырырга кирәк http://www.ktits.ru/it-cube. Алга таба 1 нче октябрьдән 15 октябрьгә кадәр кандидатларга Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а адресы буенча конкурс сайлап алуы узарга туры киләчәк. Программада катнашучыларның исемнәрен 1 нче ноябрьдә игълан итәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 272-35-50.