Элмә проектын «онлайн» режимында килештерергә мөмкин

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында яңа сервис - Казанда тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерүгә электрон гариза бирү барлыкка килде. Хезмәт Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бирелә.

Хезмәт күрсәтүне алу өчен гаризаның электрон формасын тутырырга һәм кирәкле документлар пакетын беркетергә кирәк.

Гариза бирелгән көннән алып 14 эш көне эчендә каралачак. Нәтиҗәдә тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү яки килештерүдән баш тарту турында Карар кабул ителәчәк. Порталдан файдаланучыга шәхси кабинетка хәбәрнамә биреләчәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура идарәсенә хезмәт күрсәтү өчен бару кирәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International