Копенгагенда ситуацион үзәк булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Копенгагенда (Дания) интеллектуаль транспорт системалары - ITS World Congress халыкара конгрессы уза, аны ERTICO интеллектуаль транспорт системалары базарында катнашучыларның Европа Ассоциациясе оештыра. Конгресста ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлев, ДБУ «ТР Юл хәрәкәте иминлеге» директоры Рифкать Миннеханов, ДБУ «ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Төбәк автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә системасы Дирекциясе" директоры Айрат Садыйков һәм башка вәкилләр катнаша.

Конгресс кысаларында Булат Исмәгыйлев һәм Рифкать Миннеханов интеллектуаль транспорт системаларына багышланган «High level session» түгәрәк өстәлендә катнаштылар. Моннан тыш, конгрессның бер секциясендә «ГЛОНАСС+112»  системасы базасында ситуацион үзәк элементларын булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Республикада ситуацион үзәк булдыру буенча актив эш алып барыла, ул социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм комплекслы иминлек өлкәсендә дәүләт идарәсенең функциональ бурычларын хәл итәчәк. Булат Исмәгыйлев комплекслы иминлек ничек тәэмин ителүен  «ГЛОНАСС+112» системасы һәм аның аерым элементлары - 112 системасы, «Имин шәһәр» системасы, региональ навигация-мәгълүмат системасы һәм ашыгыч ярдәм бригадалары белән идарә итү системасы мисалында сөйләде.

112 системасы 112 телефон номеры буенча республиканың ашыгыч хезмәтләрен чакыртуны тәэмин итә - аңа тәүлегенә уртача 5 меңнән артык шалтырату килә. Узган елдан башлап, уңышлы тестлаулардан соң, система шалтыратучыларның урнашу урынын билгели ала - бу функционал бәлагә юлыккан кешегә ярдәмне тизрәк җибәрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, һәлакәт турында шалтыраткан вакытта системада якындагы видеокүзәтү камераларыннан видео карарга була-бу операторларга әйләнә-тирә вәзгыятьне бәяләргә һәм гамәлләр планын үзгәртергә ярдәм итә. Әлеге функционал «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы кысаларында һәлакәтләрне эшкәртүнең бер сценарие булып тора һәм оператив-эзләү чараларын үткәргәндә мөһим роль уйный.

«ГЛОНАСС+112» системасының навигацион функцияләре республика акваториясендә ком-гравий катнашмасын чыгаручы судналарга куркынычсызлык тәэмин итүгә һәм контрольдә тотуга кайтып кала – система күзәтчелек органнары инспекторларына судноның лицензия участогы чикләреннән чыгуы турында хәбәр итә – бу планлы тикшерүләр санын шактый киметә.

"ГЛОНАСС +112» системасы эшенең тагын бер юнәлеше ашыгыч медицина ярдәме бригадалары чакыруны эшләп бетерүне контрольдә тота. Бүгенге көндә күчмә бригадалар планшетлы компьютерлар белән җиһазландырылган, бу исә һәлакәт карточкасын чакыру буенча ук тутырырга мөмкинлек бирә – димәк, бер чакыруны эшкәртүнең гомуми вакыты шактый кими.

Чыгышының ахырында Булат Исмәгыйлев «ГЛОНАСС +112» системасында җыела торган зур күләмле-вакытлы белешмәләргә вакытында һәм сыйфатлы анализ ясау мөмкин булган хәлләрне фаразлау һәм аномалияләрне ачыклау белән бәйле яңа бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

Белешмә өчен:

Its World Congress 2018 интеллектуаль транспорт системалары буенча Бөтендөнья конгрессы Копенгагенда (Дания) 17-21нче сентябрь көннәрендә уза. Конгрессның темасы – «Акыллы һәм тотрыклы карарлар, мобильлекне куллану хисабына кешеләрнең көндәлек тормышын яхшырту». Конференция кысаларында яңа смарт-технологияләр күргәзмәсе уза, анда 400дән артык экспонент катнаша. Чарага 100 илдән 10 меңнән артык белгеч киләчәк.

Фото Конгресс сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International