Малайзия эшлекле даирәләренә Татарстанның мәгълүмат системалары турында сөйләделәр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Малайзиянең эшлекле берләшмәсе вәкилләре белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның ИТ-потенциалын тәкъдир итте. Очрашу кичә Джохор штатында Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Малайзиягә һәм Сингапурга визиты кысаларында узды.

Роман Шәйхетдинов Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче "ИТ-парк" һәм Иннополис югары технологияләр шәһәре технопаркын, шулай ук республикада эшләп килүче төп мәгълүмат системалары һәм сервисларын үз эченә алган ИТ-инфраструктура турында сөйләде, алар арасында – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, Электрон сәламәтлек саклау, электрон документлар әйләнеше, «Халык контроле» һәм «Халык инспекторы».

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International