Смартфон кулланучыларына «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын яңартырга киңәш ителә

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы кулланучылар! Кушымтаның эчке көйләүләренә үзгәрешләр кертелде – шуның белән бәйле рәвештә 20 нче сентябрьгә кадәр аны соңгы версиягә кадәр яңартырга киңәш ителә.

Игътибар итегез, 20 нче сентябрьдән соң кушымтаның иске версиясен эшләтеп җибәрү һәм сервислар эше белән проблемалар күзәтелә ала.

Бүген «Татарстан Республикасы Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тормыш ситуацияләренең 80% тан артыграгын каплый торган 20 сервис бар. Смартфон аша торак-коммуналь хуҗалыгы һәм балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләргә, табибка кабул итүгә язылырга, электрон мәктәп көндәлекләрендә бәяләргә була.

«ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы эшли башлаганнан бирле 660 мең тапкыр күчереп алганнар. Мобиль кушымтаның яңа версиясе iOS һәм Android операцион системалары базасындагы җайланмалар өчен ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International