Узган ял көннәрендә Горкино-Әмәт урманында Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына багышланган Skills Bazaar «күнекмәләр ярминкәсе» узды. Бәйрәм кунаклары чемпионатта тәкъдим ителгән компетенцияләр белән таныштылар.
Һәркем үзен яңа рольдә – флорист яки столяр, эретеп ябыштыручы яки мобиль робот техникасы белән сынап карый алды. Паркка килүчеләр теләсә нинди активлыкны сайлап ала һәм үзләре өчен бөтенләй яңа эшчәнлек өлкәләрен ача алдылар, дәресләр 17 остаханәдә узды.
Мобиль робот техникасы-WorldSkills югары технологияле компетенцияләренең берсе. Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (МЦК-КТИТС) студентлары һәм хезмәткәрләре остаханәдә катнашучыларны роботлар белән идарә итәргә өйрәттеләр һәм аларның биремнәрен ничек башкаруларын күзәттеләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, МЦК-КТИТС студентлары һәм аны тәмамлаучылар WorldSkills чемпионатында төбәк, милли һәм халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларда катнаша.
Фото: АКБО «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге»