Роман Шәйхетдинов эш сәфәре белән Малайзия һәм Сингапурда

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эш визиты белән Малайзия һәм Сингапурга килде.

Министр Малайзиягә сәфәр кысаларында Nusajaya Tech Park технопаркында, Startup Johor бизнес-инкубаторында һәм булачак Forest City югары технологияле эко-шәһәрендә булды инде.

Аннары Роман Шәйхетдинов Сингапурда яңа үрнәктәге халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эше белән танышты, Infocom Media Development Authority хөкүмәт агентлыгы офисында булды һәм берничә эшлекле очрашу уздырды. Якын көннәрдә министр визиты ТР Президенты программасы буенча дәвам итәчәк.

Фотоларда: Forest City (Малайзия)

Фото: starproperty.my

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International