Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләре шимбә көнне Татарстанда узган «Милләтләр кроссы – 2018» Бөтенроссия йөгереш көнен гадәттәгечә хупладылар.
Казанда йөгерүләр иртәдән үк башланды. Традиция буенча 1 км озынлыктагы трассага дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, спорт ветераннары чыкты. Чаралар программасына шулай ук ГТО проекты кысаларында махсус ярыш та керде.
Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы» - иң масштаблы бөтенроссия спорт чараларының берсе. Ел саен ул яшенә һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә.