Хөрмәтле коллегалар, программа белән тәэмин итүне эшләүчеләр, шулай ук аны кертергә, озатып барырга һәм үстерергә ярдәм итүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - программистлар көне белән котлыйм!
Бүгенге көндә ИТ – технологияләр тормышыбызның барлык якларын-икътисадны һәм мәдәниятне, мәгариф һәм сәламәтлек саклауны, финанслар һәм буш вакытларын колачлый. Республикабыз һәм гомумән илебезнең уңышлы үсешен, халкыбызның тормыш сыйфатын күтәрүне цифрлаштырудан башка күз алдына да китереп булмый. Һәм бу процесста мөһим роль, һичшиксез, программистлар уйный. Сез иң дәрәҗәле һәм югары хезмәт хакы алган һөнәрләр рейтингында беренче урыннарны билисез, сез акыллы һәм талантлы гына түгел, ә иң мөһиме – үз илегезнеке.
Татарстанда ел саен ИТ өлкәсе белгечләре саны арта бара-бүген тармакның 1700 дән артык компаниясендә 15 меңнән артык кеше эшли! Сезнең ярдәм белән элек фантастик әйберләр – 5G буын элемтәсе, пилотсыз автомобильләр, телемедицина – бүгенге көндә безнең республикада, башка төбәкләргә тәҗрибәне алга таба тарату өчен, тестлана. Ышанам ки, безнең алда бик күп кызыклы эшләр һәм уртак тырышлык белән без татарстанлыларның тормышын уңайлырак итәрбез.
Сезгә сәламәтлек, кыйммәтле идеяләр һәм республикабыз һәм бөтен Россия хакына билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда һөнәри уңышлар телим!