Wot World Summit Russia 2018 Big Dataны бизнеста файдалану тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Табыш һәм операцион нәтиҗәлелекне күтәрү өчен зур күрсәткечләр белән идарә итү темасы Казандагы әйберләрнең Интернет технологияләре буенча Бөтендөнья цифрлы саммитында иң мөһимнәрнең берсе булачак. Big Data анализын  куллану тәҗрибәсе белән Southern Water Британия компаниясе директоры Питер Джексон уртаклашачак.

Джексон 17 ел буе мәгълүматлар стратегиясе буенча бизнес-консультант булып эшләгән. Ул шулай ук күптән түгел генә чыккан "Chief Data Officer playbook" китабының автордашы булып тора, анда яңа һөнәрнең актуальлеге тикшерелә.

Питер Southern Water компаниясендә мәгълүматлар белән идарә итү буенча беренче директор булып сайланган. Моңа кадәр эксперт Пенсия күчермәләрен һәм автомат түләүләрне җайга салу белән шөгыльләнүче The Pensions Regulator (TPR) компаниясендә мәгълүматлар белән идарә итү юнәлешен җитәкләгән.

Питер Джексон 1-2 октябрьдә Казанда узачак EAT WORLD SUMMIT RUSSIAдә мәгълүматлар белән идарә итү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Башка экспертлар белән беррәттән, ул үзенең уңыш серләре белән уртаклашачак һәм «акыллы технологияләр» бизнесны яхшы якка үзгәртәчәкләрен дә сөйләячәк.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International