ТР Элемтә министрлыгында балалар Хәйрия бәйрәме узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген, халыкара Хәйрия көнендә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тармак предприятиеләре белән берлектә, «Барыбыз бергә» фонды карамагындагы 23 балага мәктәп букчалары тапшыру хәйрия акциясе үткәрде. Алар арасында инвалидлар, ятимнәр, аз тәэмин ителгән гаилә балалары бар.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков кечкенә кунакларга үзенең сәламләү сүзендә ведомствоның татарстанлылар тормышындагы роле турында сөйләде. Ул һәркемгә уңышлы уку һәм киләчәктә мондый мәсьәләләрне хәл итү өчен югары класслы белгечләр булырга, бәлки мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы командасының бер өлеше булу мөмкинлеген теләде. Соңыннан Дмитрий Вандюков бәйрәмне үткәрү инициативасы һәм беренче сыйныфка баручы балаларга ярдәм күрсәткәне өчен «Барыбыз бергә» Хәйрия фонды җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Хәйрия фонды рәисе Венера Иванцова, үз чиратында, чараны оештыруда һәм уздыруда күрсәткән ярдәм өчен, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов адресына рәхмәт хаты тапшырды.

ТР Элемтә министрлыгы хезмәткәрләре кулыннан мәктәп кирәк-яраклары алганнан соң яшь кунакларны бәйрәм концерты һәм чәй өстәле көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International