Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
Информацион системалар һәм технологияләр югары мәктәбе беренче туган көнен билгеләп үтте
2012 елның 20 марты, сишәмбе
КФУ ның иң яшь бүлекләренең берсе – 2011 елда оешкан Информацион системалар һәм технологияләр югары мәктәбе (ИТИС) 19 мартта беренче тапкыр туган көнен билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, КФУ базасында оештырылган ИТ-факультетның беренче студентлары 2011 елның сентябрендә укый башлаган иде. 30 абитуриент БДИ имтиханнарында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче уку елына ИТ-парктан шәхси грантлар алды. Бу уку йортында укыту Microsoft, HP, Cisco, IBM һәм башка шундый өр-яңа технологияләргә нигезләнгән авторлаштырылган курсларда алып барыла. Иң мөһим курсларны укырга КФУның, дөньяның танылган университетлары укытучылары чакырыла. Студентлар, икенче курстан алып, алга киткән ИТ-компанияләрдә, шул исәптән ИТ-парк резидент-компанияләрендә практика үтә. Укытуның максаты – Татарстан Республикасының ИТ-өлкәсен үстерү өчен кадрлар булдыру.
Бер ел эчендә ИТИСта шактый мөһим вакыйгалар булды. Мәсәлән, 2011 елның октябрь аенда монда Exigen Services халыкара ИТ-компаниясе лаборатория ачты һәм бу лабораториядә студентлар актив эшләп килә. Компания белгечләре программалар төзү буенча тәҗрибә уртаклаша.
23 ноябрьдә ачылган FujitsuLabGDC лабораториясе Fujitsu компаниясенең Татарстандагы беренче уку-җитештерү проекты булып тора. Лаборатория шулай ук техник күнекмәләр алу өчен, командада эшләү күнекмәләре алу өчен уникаль мөмкинлекләр бирә.
2011 елның декабрь ае тагын 3 яңа лаборатория барлыкка килү белән истә калды: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты лабораториясе, “”Медицина өлкәсендә информацион технологияләр” һәм “Интеллектуаль эзләү системалары һәм семантик технологияләр” лабораторияләре.
Быел февраль аенда ук “Интеллектуаль эзләү системалары һәм семантик технологияләр” лабораториясе 30 мең долларлык заказ алды. Мартта исә ИТИС лабораториясенең һәм Казанда урнашкан FlatSoft компаниясенең уртак лабораториясе тәкъдир ителде.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Казанда «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча чемпионатта җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Хикмәт» — «Буыннар бәйләнеше» компьютер ярышлары буенча республика чемпионаты тәмамланды.
8
июнь, 2026 ел
Татарстанда "Минем субсидияләр" сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
Ел башыннан республика халкы "Минем субсидияләр" сервисы аша ташламаларга (льготаларга) барлыгы 18,9 мең гариза биргән.
29
май, 2026 ел
Татарстанда яңа база станцияләре урнаштырылачак 79 авылны билгеләделәр
База станцияләрен «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында урнаштырачаклар.
Татарстан - «Сколково» фондының иң яхшы төбәк операторларының берсе
Татарстан ИТ-паркы «Сколково» төбәк операторлары арасында лидерларның берсе дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз