84 меңнән артык бала балалар бакчаларына электрон юнәлешләр алды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2018/19 уку елына балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына туплау тәмамланды. Ул 1 нче апрельдә – Казанда һәм Чаллыда, 1нче  июньдә бөтен республика буенча старт алды һәм 31 няе августта тәмамланды.

Бүгенге көндә «ТР Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 84 меңнән артык бала балалар бакчаларына электрон юнәлешләр алды.

Билгеләп үтик, ел дәвамында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлаштыру бара. Шуңа бәйле рәвештә, гаризаларның чират статусын тикшерү ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша алып барыла.

Ата-аналарга, баланың статусы «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә юнәлтелгән» дигән үзгәртелү барлыкка килгәч, 30 көн эчендә баланы фактта кабул итү өчен күрсәтелгән балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Килмәгән очракта, гаризага «килмәде»статусы биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International