Казандагы Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында узган ялларда бизнес-инкубаторга 31 стартап-проектларны сайлап алу тәмамланды. Сайлап алуда катнашуга 140 гариза бирелгән иде, шуларның 36сы шорт-листка узды. Алар экспертлар алдында үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Стартаплар ике көн дәвамында үз проектларының перспективалы булуын һәм тормышка сәләтле булуын, аларның актуальлеген һәм яңалыгын, шулай ук хәзерге базарда ихтыяҗ барлыгын исбатладылар. Эксперт жюрие карары буенча ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары булып түбәндәгеләр сайландылар:
Бизнес-инкубаторга сайлап алу узган стартаплар түбәндәгеләрне ала: шәһәр үзәгендә тулысынча җиһазландырылган эш урыннары; менторлар һәм эксперт консультацияләре; «Акыллы инвестицияләр» эзләүдә ярдәм, шулай ук инвесторлар белән сөйләшүләр алып баруда ярдәм; юридик ярдәм һәм бухгалтер хезмәте.
Фото: ИТ-парк матбугат хезмәте