Татарстанның «Электрон кибет » е ел башыннан бирле 47 мең контракт үткәрде

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасында дәүләт сатып алулары алып барыла торган «Электрон кибет» төбәк мәгълүмат системасында заказчылар сатып алулар үткәрү турында 23 мең хәбәр урнаштырганнар, аларның нәтиҗәләре буенча 64,8 млрд.сумлык 47 меңнән артык контракт төзелгән. Сату нәтиҗәләре буенча гомуми экономия 1,5 млрд.сумны тәшкил итә.

Бүген системада 8 мең заказчы эшли, алар «дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә сатып алуларны башкара.

Билгеләп үтик, 2017 елның 31 декабрендәге 504-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә (44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында) агымдагы ел ахырына кадәр сатып алу процедураларын кәгазь формада үткәрү рөхсәт ителә. Әмма киләсе елның 1 гыйнварыннан товар җибәрүчене билгеләү өчен электрон сатып алуларны куллану таләбе дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен мәҗбүри булачак. Бу очракта тендер документациясе һәм башка кирәкле мәгълүматны бары тик электрон рәвештә мәйданчыкта гына алырга мөмкин булачак.

Яңалык сатуларда катнашучыларны электрон мәйданчыкларда аккредитацияләү һәм квалификацияле электрон имза алу зарурлыгын үз эченә ала.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International