Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
«Ачык хөкүмәт” эшче төркеменә элемтә сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр тапшырылачак
2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
«Ачык хөкүмәт” эшче төркеменең “мәгълүматлаштыру” бүлекчәсенең 4- нче утырышы кичә, 14 мартта Мәскәүдә ТР вице-премьеры - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм “ХК “Композит” ЯАҖ генераль директоры Леонид Меламед рәислегендә узды. Фикер алышуның төп темасы Россиядә телекоммуникацияләр үсеше һәм элемтә сыйфатын яхшырту булды.
Утырышта катнашучылар яңа технологияләр җәелдерү, мобиль элемтә хезмәтләре өчен тарифлар формалаштыру, цифрлы элемтә хезмәтләренең тигезсезлеген бетерү, кайбер торак пунктларны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү хакында тәкъдимнәр белән чыкты.
Мәсәлән, Россиядә мобиль элемтә хезмәтләре бәясе Европага караганда күпкә арзанрак, һәм алга таба бәяләр төшү элемтә сыйфатына негатив тәэсир итәр, дигән фикер булды. Экспертларның берсе, “Система” корпорациясе генераль директоры Михаил Шамолин, кулланучылар мәнфәгатен дә, элемтә базарындагы төп уенчылар мәнфәгатьләрен дә күзалларга кирәк, диде.
“Хезмәт күрсәтү бәясе, аның сыйфаты һәм илнең ерак торак пунктларына үтеп керә алуы балансын табу бик мөһим”, - диде Николай Никифоров.
“Хөкүмәткә тәкъдимнәр җибәрү һәм карарларның телекоммуникацияләр базарының барлык уенчылары мәнфәгатьләреннән чыгып кабул ителәчәгенә тәэсир итү өчен бүлекчә экспертларының уникаль мөмкинлеге бар”, - диде Леонид Меламед.
Россиядә телекоммуникацияләр үсеше темасына булган тәкъдимнәр март ахырына әзерләнеп бетеп, “Ачык хөкүмәт” эшче төркеме җитәкчесе Сергей Ивановка тапшырылачак.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Дан аллеясында элемтәчеләргә Ватан геройлары истәлегенә яңа алмагачлар утырттылар
Лаешта элемтәчеләргә Дан аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә 50 алмагач утырттылар.
ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвинның Радио һәм элемтә көне белән котлавы
7 майда Радио һәм элемтә көне билгеләп үтелә.
5
май, 2026 ел
Илья Начвин Яр Чаллыдагы ИТ-паркта булды һәм резидентлар белән очрашты
Татарстан цифрлы үсеш министры республиканың төп технологик мәйданчыкларының берсендә булды.
Татарстан ИТ-стартаплары «Безнекеләрне бел» конкурсында катнаша ала
Россиядә «Безнекеләрне бел» бөтенроссия конкурсының дүртенче сезоны башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз