Рөстәм Миңнеханов һәм Россия һәм эре чит ил инвестиция фондлары җитәкчеләре Татарстан үсеше перспективалары хакында фикер алышты

2012 елның 3 марты, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм чит ил инвестиция фондлары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда киләчәктә ТР да ИТ тармагын үстерү, югары технологияле проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстанда эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чара ике көнлек “Runa Capital VC Forum” ябык форум кысаларында узды, аның төп максаты – Россия венчур фирмалары белән Ауропа белән Американың эре уенчылары арасында уртак венчур килешүләрне арттыру. ТР Хөкүмәте белән “Runa Capital” халыкара венчур фонды тарафыннан оештырылган форумда катнашучылар арасында “Almaz Capital”, “Russia Partners”, “Itech Capital”, “Troika Ventures” һ.б. кебек Россиянең һәм көнбатыш венчур базарларының әйдәп баручы вәкилләре бар.
Бүгенге очрашуның модераторлары буларак ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Parallels” белән “Acronis” компанияләренә, “Runa Capital” фондына нигез салучы - өлкән партнер Сергей Белоусов чыгыш ясады. Чарада яңа технологик командалар, иннваөион проектлар эзләүче һәм алар үсешенә инвестиөиләр салучы 22 инвестицион фондтан 50ләп кеше катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп, Татарстанга белдергән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Россиянең теләсә нинди төбәге кебек ТР ның барлык тармакларда да лидер буласы килә диде. Татарстан үсеш ноктасының берсе буларак ИТ тармагын сайлады. Барыннан да элек үсеш алган мәгълүмат технологияләре республика алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк, ә киләчәктә дөньяви киңлеккә чыгарга, потенциалны киңәйтергә ниятлибез.
Сергей Белоусов әйтүенчә, бу көннәрдә Казан Россиянең технологик компанияләренә инвестиция салучы иң яхшы командалар очрашу урыны булып тора.Регионнар өчен мондый компанияләр булдыру бик әһәмиятле, һәм Татарстанның моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә дә без нәкъ монда җыелдык диде ул.

ТР Президенты республика икътисадының үсеш алган тармаклары, аерым алганда, машина төзелеше, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, ИТ тармагы турында кыскача сөйләде.
Республика башлыгы Россия һәм чит ил инвестиция фондлары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, бүген Татарстанда яшь белгечләрне җәлеп итү өчен күп эш башкарыла, инфраструктура булдырыла, гомумән, Татарстан башкаласы - Казан үсеш ала дип белдерде. Шулай итеп, “Казан” халыкара аэропортын модернизацияләгәч республика башкаласына дөньяның төрле почмагыннан очып килергә мөмкин булачак дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Без кунакханәләр, юл инфраструктуралары төзибез, биредә эшли һәм яши торган яшь белгечләр кирәк.
 ТР Президенты республикада укучыларга һәм студентларга белем бирүгә җитди игътибар бирелә, Татарстан территориясендә федераль университет, ике илкүләм тикшеренү вузы булуына игътибарны юнәлтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук понтенциал инвесторларга күптән түгел вузлар базасындагы фәнни мәйданчыклар – заманча җиһазланган тикшеренү үзәкләрендә, лабораторияләрдә булуы хакында сөйләде. “Бүген бу фәнни мәйданчыклар яхшы эшли, - диде ул. - Алар яхшы җиһазланган һәм барыннан да элек, без үзебез вузлар, фәнни лабораторияләр тәкъдим иткән эшләнмәләрне һәм хезмәтләрне кулланучылар булырга тиешбез.”
ТР Президенты ИТ-паркы турында җентекләп сөйләде. Ул проект яхшы старт алды, хәзер ИТ-парк мәйданында ИТ эшләнмәләр белән шөгыльләнүче һәм Россиянең унлаган төбәгендә аларны эшләтеп җибәрүче компанияләр җыелуын искәртте. Биредә ИТ тармагында эшләү өчен махсус Казанга килгән белгечләр һәм командалар бар.
“Без бергәләп өйрәнәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без яңалыкларны үзләштерергә әзер. Әйе, җитешсезлекләр бар, әмма без эшләргә әзер”. Шулай итеп, ел ахырында Чаллыда ИТ – парк пәйда булачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада Казан янында “Иннополис” инновацион шәһәр спутнигы төзелеш проекты гамәлгә куелачак. “Без кирәкле юнәлештә барабыз, - диде ул. – Инновацион технологияләргә ихтыяҗ бар, алар бүген сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һ.б. тармакларда кирәк”.
Россиянең башка төбәкләреннән заманча югары белемле белгечләрне җәлеп итүгә килгәндә, 2013 елда җәй Казанда узачак Универсиада Татарстанга үз мөмкинлекләрен күрсәтү һәм үзен таныту мөмкинлеге бирәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Казанга илнең 40 вузыннан меңләгән волонтер килә дип билгеләп үтте.
“Яшьләрне Казанга һәм биредәге вузларга җәлеп итү хакында җитди уйларга ниятлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Грантлар системасы, бездә уку, яшәү һәм эшләү мөмкинлеге бар”.
ТР Президенты Россия һәм чит ил инвестиция фондлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бүгенге очрашу хезмәттәшлек итү белән кызыксынуыбыз һәм барлык тәкъдимнәрне дә карарга әзер булуыбызгы ышанырга булышыр дип өметләнәм диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International