Татарстанда 72 мең электрон больничный бирелгән

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2017 елның 1 нче  июленнән Россиядә 86 нчы номерлы Федераль закон үз көченә керде. Ул электрон листокларны бирүне регламентлый. Әлеге проектны гамәлгә ашыру башыннан ук санасак, татарстанлылар электрон рәвештә 72 меңнән артык больничный алганнар. Проектны  гамәлгә ашыру турында бүген ТР министрлар кабинетында узган брифингта Россия Федерациясе ТР буенча Социаль иминият фонды  төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, ТР  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мугинов һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләделәр.

Рамил Гайзатуллин хәбәр итүенчә, бүген бөтен Россия буенча 5 меңнән артык медицина оешмаларында  1,5 млннан артык электрон больничный бирелгән. Татарстанда көн саен 1300 дән артык электрон лист  бирелә – бу гомуми барлык бирелә торган больничный саныннан якынча 35%. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге сан 50 тапкыр арткан. Моннан тыш, әлеге күрсәткеч буенча 85 төбәк арасыннан бүген Татарстан Кемерово, Липецк, Белгород өлкәләреннән соң  4 нче урында бара.

«Электрон больничныйлар проектын тормышка ашыру – кәгазь документлар санын шактый киметергә юнәлдерелгән», - диде Азат Мугинов.

Спикер сүзләренә караганда, агымдагы елның апрель аенда  проект республиканың барлык  медицина оешмаларында эшләтеп җибәрелгән.

«Бүгенге көндә проектның лидерлары: Әлмәт шәһәренең «МСЧ «Татнефть»,  Яр Чаллы шәһәренең 5 нче шәһәр клиника хастаханәсе, Лаиш, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Әлмәт ЦРБ, - дип санап китте Илдар Фатыйхов. - Хосусый милек формалы медицина оешмаларының  саны да арта. Анда да  электрон листлар  бирелә. Хәзер алар инде 60».

Исегезгә төшерәбез, электрон лист пациентның  язма ризалыгы буенча гына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International