Тантана дәрәҗәле кунаклар һәм ата-аналар каршысында Казан (Идел буе) федераль университеты IT-лицееның 78 укучысы өчен үткәрелде.
IT-лицейның җиде тәмамлаучысы Бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗә алды – информатика, химия һәм рус теле буенча 100 балл. Кызыл диплом белән тәмамлаучы укучыларга аттестатны Казан федераль университеты ректоры үзе тапшырды.
Тугыз лицей укучысы быел мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булдылар. Моннан тыш, IT-лицей чыгарылыш сыйныф укучылары – мөһим белем бирү һәм фәнни проектларның җиңүчеләре һәм призерлары (Kazanforun.doc Бөтенроссия югары технологияләр форумы, Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция, Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы, Ачылыш халыкара олимпиадасы).
«Катлаулы имтиханнар артта калды. Минемчә, күпләрегез инде кая укырга керергә билгеләгәнсездер. Һәм, ышанам ки, күбегез Казан университетын сайлагандыр. Барыгызга уңышлы укырга керүегезне телим, сез булдырачаксыз. Шуны әйтергә телим, Татарстанны юкка гына IT-башкаласы дип атамыйлар: бездә дөньяның барлык эре IT-компанияләре диярлек бар. Һәм бу әле башы гына. Мин ышанам, берничә дистә елдан соң, IT-лицей илебезнең иң яхшы ун белем бирү учреждениесе исемлегенә керәчәк», – диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.
Әйтергә кирәк, Казан федераль университеты IT-лицее Татарстан мәктәпләре арасында югары позицияне һәм Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәпләре рейтингында 32 нче урынны алды («Эксперт РА»).
IT-лицей Казан федераль университеты базасында IT өлкәсендә Татарстан өчен генә түгел, ә Россия Федерациясе өчен дә интеллектуаль элитаны әзерләү максатыннан 2012 елда ачылды.