Иртәгә КФУНЫҢ ИТИС югары мәктәбендә ачык ишекләр көне узачак

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Чарага бакалавриат һәм магистратура абитуриентлары һәм аларның әти-әниләре чакырыла.

Чара 15 сәгать 20 минутта «Программалы инженерия» юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләү программасын тәкъдир итү белән башланачак. Абитуриентларга укырга керү процедурасы, уку-укыту программасы һәм тулай торакка урнашу кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

18 сәгать 00 минутта абитуриентлар магистр программалары җитәкчеләре белән очраша  һәм имтиханнар буенча аларны кызыксындыручы мәгълүматны ала алачаклар.

Шул ук көнне кабул итү комиссиясенә ИТИСка  керү өчен документларны биреп булачак.

Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Кремль урамы, 35 нче йорт, 1310 нчы аудитория, КФУның 2 нче корпусы.

Фото: kpfu.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International