Россия инженерлары бер секундтан кимрәк вакыт эчендә пыяланың үтә күренмәлеген үзгәртә торган тәрәзәләр эшләделәр

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Kaleva россия компаниясе инженерлары бер секундтан  кимрәк вакыт эчендә пыяланың үтә күренмәлелеген үзгәртә торган тәрәзәләр эшләделәр. Әлеге технология Private Glass дип атала, ул шәхси пространствоны чит күзләрдән саклый. Әгәр «акыллы йорт» булса,  ел фасылына, температурага яки яктылык төшү дәрәҗәсенә карап, теләсә кайсы сценарийны программалаштырырга мөмкин.

«Акыллы тәрәзә» өчен нигез булып гади үтә күренмәле пыялалар хезмәт итәләр, алар арасында  электрохромлы пленка урнаштырыла. Көчәнеш биргәндә пленка полярлаша һәм тәрәзә тулысынча үтә күренмәлегә  әверелә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мондый тәрәзәләр  25 ел хезмәт итәләр.

Башта ук электрохромлы пленкалы пыялалар төрле тышкы йогынтыларга тотрыклы, аларны инде күптән аэрокосмик тармакта  кулланалар. Private Glass  опцияле  тәрәзәләрнең  составына триплекс кушалар. Аны гадәти пыялалардан аермалы буларак ватырга күпкә авыррак. Триплекслы  тәрәзәләрнең  өстәмә өстенлеге –  көчәйтелгән шумоизоляция.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International