Казанның Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумының кабул итү комиссиясе үзенең сайтын эшләтеп җибәрде

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Июнь аенда ГАПОУ «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казанның Мәгълүмат технологияләре һәм  элемтә техникумы» (МЦК-КТИТС)» кабул итү комиссиясе үз эшен  җәелдерде. Кабул итү шартлары турында тулырак  мәгълүмат  махсус сайтта урнаштырылган.

Техникумга керү кагыйдәләре, ысуллары һәм кирәкле документлар турындагы тулы мәгълүматны яңа ресурстан табып була.  Биредә үк онлайн режимда абитуриентларның рейтингын күзәтеп торырга уңайлы. 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучылары документларының  оригиналын 15 нче августка (бюджет нигезе) һәм 23 нче августка (коммерция нигезе) кадәр бирә алалар. МСК-ТЭЦка керү  аттестатлар конкурсы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Шулай ук, техникумга керү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә дә язып була.

Кабул итү түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла:

«Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү»;

«Челтәр һәм системалы администрацияләштерү»;

«Күп каналлы телекоммуникация системалары»;

«Элемтә челтәре һәм коммутация системасы»;

«Почта элемтәсе»;

«Компьютер системалары һәм комплекслары»;

«Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру» (белгечлекләр: «Программист», «Мәгълүмат базасы администраторы», «Веб һәм мультимедиа кушымталарын әзерләүче», «Мәгълүмати системалар буенча белгеч»).

Исегезгә төшерәбез, Казанның Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы –  Татарстанның 85 еллык тарихы булган эре урта һөнәри уку йортларының берсе. Моннан тыш, техникум базасында Cisco академиясенең профильле курслары  уза. 7-9 нчы сыйныф укучылары тәҗрибәле инструкторлар  җитәкчелегендә практикада мәгълүмати технологияләрнең  нигезен үзләштерәләр.

Кабул итү комиссиясенең телефон номеры: 8 (843) 272-55-55.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International