ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә уңайлы

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталының һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасының иң популяр сервисы традицион рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны тикшерү һәм түләү кала. Бу елның 5 ае эчендә ЮХИДИ штрафларының барлыгы һәм саны турында якынча 4 млн мөрәҗәгать ясалган һәм 600 мең түләү үткәрелгән.

Штраф булу-булмау турындагы мәгълүмат автомобильнең госномеры аша тикшерелә. Штраф булган очракта фотофиксация камерасыннан моны раслаучы сурәт, карарның номеры һәм штраф суммасы күренәчәк.

Штрафларны биредә он-лайн режимда «Ак Барс» банкы картасы яки порталның виртуаль картасы белән комиссиясез түләп була. Исегезгә төшерәбез, беренче 20 көн эчендә түләгән очракта 50% ташлама күздә тотыла.

Штрафларны түләүгә ташламаны үткәреп җибәрмәс өчен, ТР Дәүләт хезмәтләре порталының төп менюсында «Автоплатеж» сервисы ачык. Ул штрафларны автомат режимда түләргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International