Татарстанлылар субсидияләр буенча акча күчүне өйдән генә тикшереп торалар

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында субсидияләр буенча акча күчүне тикшереп була. Хезмәт портал кулланучылары өчен ачык һәм аларга, бирелгән гариза нигезендә, Республика матди ярдәм үзәге тарафыннан ташламалар билгеләнгән.

Субсидия-ташламалар килүе турындагы мәгълүмат порталда һәр айның 15еннән 20сенә кадәр яңартыла. Исәпләүләр табличкалар рәвешендә тәкъдим ителә.

Порталда шулай ук әлеге субсидияне билгеләп куюга электрон гариза бирү ачык. Уңай хәл ителгән очракта, акча гаризада күрсәтелгән хисапка турыдан-туры күчәчәк. Ел башыннан бирле татарстанлылар онлайн режимда торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсацияләр алу өчен 30 меңнән артык гариза тапшырган инде.

Фото: https://pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International