Иннополис университеты базасында Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы ярышлары тәмамланды. Анда РФ50 төбәгеннән500 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Татарстан катнашучылары «Роботлар футболы» һәм «Иҗади» категорияләрдә призерлар булдылар.
2018 елгы олимпиаданың темасы — Food matters — «Ризык зур әһәмияткә ия». Ул игенчелек, туклану сыйфатын яхшыртуны үстерүгә, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, ачлыкны бетерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучылар үзара 14 категориядә ярыштылар, алар арасында - «Иҗат», «Төп, «Алга киткән», «Роботлар футболы», «Су», «Автотранспорт» һәм «Очкыч интеллектуаль робот техникасы системалары (ИРС)». «ИРС проектлары», «Манипуляцион» һәм «Мобиль робот техникасы системасы» - быелгы олимпиаданың яңа категорияләре.
Жюри карары буенча, Татарстаннан яшь робот техникалары иҗади категориядә ярышлар темасын мөмкин кадәр якын яктырттылар. Кечкенәләр төркемендә казанлылар Данис Вәлиуллин һәм Иван Проскуряков җиңүче булдылар. Шушы ук категориядә, әмма урта яшьтәгеләр төркемендә икенче Казан командасы 2 урынны алды.
Иннополистан катнашучылар өлкән һәм урта яшь категорияләрдә «Азык-төлек калдыкларын кыскарту» дигән ярышта биремнәрне яхшы үтәделәр, нәтиҗәдә икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Моннан тыш, Яр Чаллы егетләре роботлар футболында икенче урынга лаек булдылар.
Судьялар билгеләп үткән җиңүчеләр, призерлар һәм робот техникалары август аенда Иннополис университетында узачак федераль укыту-күнекмәләр җыеннарына тагын киләчәкләр. Җыеннар нәтиҗәләре буенча ИТ-югары уку йорты Россия җыелмасын оештырачак һәм алар ноябрьдә Таиландка Бөтендөнья роботлар олимпиадасына барачаклар.
Иннополис университеты проект олимпиадалары бүлеге җитәкчесе Алексей Хәбибуллин билгеләп үткәнчә катнашучыларның дәрәҗәсе, катлаулы категорияләрдә командалар саны, җиңүчеләр географиясе ел саен арта.
Бөтенроссия Робот техникасы Олимпиадасы Иннополис университетында дүртенче тапкыр уздырылды. 2014 елдан Россия ИТ-югары уку йорты — Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының милли операторы һәм Россия этабы ярышлары оештыручы. 2017 елда Коста-Рикада узган халыкара ярышларда Россия җыелма командасы абсолют беренче урынны яулап, 5 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль алды.
Фото: Иннополис университеты матбугат хезмәте