Роман Шәйхетдинов Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасын ачты

2018 елның 23 июне, шимбә

Россиянең 50 регионыннан - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Ямало-Ненец округы һәм башкалар - 500 дән артык мәктәп укучысы һәм студент Иннополис университетына килгән иде. Анда бүген рәсми рәвештә Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы старт алды. Татарстан республикасын милли этапта 30 дан артык катнашучы тәкъдим итте.

Ачу тантанасында яшь робот техникачыларны ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде: «Татарстан Иннополис университетына - илебезнең ТОП-5 техник югары уку йортлары исәбенә керә торган эре россия ИТ-югары уку йортына - рәхим итегез. Университет акрынлап Россия робот техникасы үзәгенә әверелә: нибары ике атна элек монда НТИ компетенцияләр үзәге ачылды һәм менә инде дүртенче ел рәттән бу мәйданчыкта Бөтенроссия Робот техникасы Олимпиадасы уза.» Министр  катнашучыларга гадел ярышлар һәм якты җиңү теләде һәм бөтен кешене үзен сынап карарга Иннополис университетына укырга керергә чакырды.

Катнашучыларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов сәламләделәр.

Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасында 60 төбәк этабы булды. Анда барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашты. Алар үзара команда зачетында 14 категория буенча ярыштылар. Ел саен ярыш дисциплиналарының саны арта– быел роболар футболы, сервис һәм сәнәгать, автотранспорт, су һәм очкыч роботлар кебек даими категорияләргә манипуляцион һәм мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары өстәлделәр.

2014 елдан Иннополис университеты Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының милли операторы һәм милли этабы ярышының оештыручысы булып тора. ВРО-2018 нәтиҗәләре буенча югары уку йорты үз базасында, ноябрьдә Таиландта узачак Бөтендөнья Робот техникасы олимпиадасының финалда катнашу өчен, робот техникасы буенча Россия җыелма командасын оештырачак һәм әзерләячәк.

Исегезгә төшерәбез, узган елны милли җыелма командасы Коста-Рикада Бөтендөнья роботлар олимпиадасында абсолют беренче урынны алды, 5 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International