Татарстан санлы трансформация тәҗрибәсе чит илләргә кызыклы

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген Кызылорда (Казахстан) шәһәрендә «Цифрлаштыру: Төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр» III Халыкара интернет-форумы узды. Ул дәүләт органнары һәм ИТ-тармак предприятиеләренең вәкилләрен җыйды. Татарстан мисалында төбәкнең цифрлы трансформация тәҗрибә белән онлайн режимда ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов уртаклашты.

Бүген Казахстан регионнары, глобаль тенденцияләрне һәм digital-чакыруларны исәпкә алып,  яңа цифрлы җәмгыять булдыру буенча яңа юлларны актив эзли һәм шуңа бәйле рәвештә «цифрлы» Татарстан тәҗрибәсе алар өчен бик зур кызыксыну уятты.

Роман Шәйхетдинов үз чыгышында шуны искәртте: Татарстанда ИТ-тармагы белән 1700 компания мәшгуль, анда 32 мең хезмәткәр эшли. Татарстанның санлы трансформациясе конкурентлылык сәләтен арттыруга һәм инновацион үсеш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2017 елның декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан  «Цифрлы Татарстан» ведомствоара эшче төркем составы расланды. Ул бүген  конкрет проектларны үстерү һәм ярдәм итү белән шөгыльләнә, алар арасында –5G технологиясен эшләтеп җибәрү, видеоаналитика мәгълүматлары, телемедицина, киберспорт һәм башкалар катнашты.

Спикер сүзләренә караганда, төбәктә цифрлы икътисадны үстерү өчен нигез булып Татарстанның инфраструктура базасы һәм электрон хезмәт күрсәтү һәм электрон документ әйләнеше үсешендә күпьеллык тәҗрибәсе тора. Мәсәлән, Татарстанда 80% тан артык халык хезмәтләрне электрон рәвештә ала, Россия буенча уртача алганда бу күрсәткеч 50% тан артыграк. 2017 елның нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар электрон хезмәтләрне 100 миллион тапкыр алган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 17 млн. артыграк.

Татарстан электрон документ әйләнеше системасында бүген бөтен Россия буенча 300 меңнән артык кулланучылар теркәлгән.

Кеше капиталын үстерү буенча бу республика проекты да. Ул мәгълүмати технологияләр өлкәсендә урта, махсус урта, югары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен үз эченә ала һәм якынча 5 800 кешене колачлый.

Төбәкнең ИТ-инфраструктурасы югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркын үз эченә ала. Бүген аның резидентлары булып 151 компания тора. Иннополис – яңа шәһәр һәм югары технологияле индустрияләр үсеше өчен уникаль экосистема. Анда бүген 3,5 меңнән  артык кеше яши.

Чыгышының ахырында Роман Шәйхетдинов интернет-форум катнашучыларын Татарстанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International