Татарстанлылар Интернет аша табибка язылуны кулай күрәләр

2018 елның 22 июне, җомга

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республикада яшәүчеләр арасында табибларга электрон язылу сервисы популярлыгын билгеләп үтәләр. Ел башыннан бирле татарстанлылар «Табибка язылу» электрон хезмәте белән 6 млн. тапкыр файдаланганнар.

Электрон хезмәт Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша табибка язылырга мөмкинлек бирә. Ел башыннан аның аша табибка1,3 млн язма рәсмиләштерелгән.

Табибка язылу электрон сервислар эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча «Халык контроле» сервисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин («Поликлиникалар һәм хастаханәләр» категориясе). Расписание яки табибка буш вакыт булмау шикаятьләре кабул ителә. «Халык контроле» аша гариза бирү өчен хастаханә адресын, участок номерын һәм табиб белгечлеген күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International