Дәүләт Думасы өченче укылышта «Россия Почтасы» ФДУП акционерлаштыру турында закон проекты кабул итте. Закон проектын кабул итү өчен 363 депутат тавыш бирде. Депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән документ милли почта операторы нәтиҗәлелеген һәм аның эшчәнлеген күтәрү, сыйфатын яхшыртуга оештыру-хокукый үстерү өчен шартлар төзүне күздә тота.
Закон проекты ФДУП «Россия Почтасы»ның акционерлык җәмгыятенә үзгәртелеп коруын күздә тота. 100 процент акцияләр дәүләткә керәчәк.
Закон проекты нигезендә "Россия Почтасы" принциплары һәм эшчәнлек нигезләре билгеләнә. ФДУП штаты хезмәткәрләре санын кыскартуга тыю кертелә.
Закон проектында почта элемтәсе бүлекчәсен урнаштыру нормалары, шулай ук ФДУПтан акционерлык җәмгыятенә мөлкәти комплексының тапшыру тәртибе язылган.