Балалар бакчасы өчен ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында түләргә уңайлы

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Хезмәтләрне «онлайн» режимында түләү популярлыгы халык арасында елдан-ел арта.Әйтик, ел башыннан алып ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы балалар бакчасы өчен 750 меңнән артык түләүләр алдылар – бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк.

Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы ата-аналар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тулы бер сервислар комплексын үз эченә ала. Биредә сабыйны балалар бакчасына чиратка бастыру буенча электрон гариза бирергә, ә балалар бакчасында урын алганнан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең хезмәтләре өчен түләргә була. Моннан тыш, Порталда ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү алу өчен, «онлайн» режимда социаль яклау органнарына гариза бирергә була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International