NETBYNET компаниясе түләүсез Wi-Fi пилот проектын җиде маршрутка (Казан җир өсте шәһәр транспортына) тапшырды. № 1, 5, 18, 22, 30, 45, 60 маршруты буенча йөрүче 50 транспорт чарасы тестлаштырыла. Пилот ике ай дәвам итәчәк, аның нәтиҗәләре буенча өстәмә 300 транспорт чарасына Интернет кертү турында карар кабул ителәчәк.
Берьюлы ким дигәндә 50 кеше Wi-Fi челтәренә тоташа ала, челтәрдә мәгълүматларны тапшыру тизлеге100 Мбит/сек җитәчәк. Кулланучылар телефон номеры буенча СМС яки дәүләт хезмәтләре аша Интернетка тоташа алачаклар.
Компаниянең үзендә билгеләп үткәнчә, киләчәктә Казанның барлык автопаркларын Wi-Fi белән тәэмин итү планы бар.