Республикада 2018-2019 уку елына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә кабул итү дәвам итә (гадәттәгечә, апрельдә старт алды). «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы порталы мәгълүматлары буенча бу берничә ай эчендә 34 мең сабый балалар бакчаларына билгеләнгән.
Шәһәркүләм кабул итү 31 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
Әгәр Сез балалар бакчасына гаризагызны Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша бирсәгез - «Мәктәпкәчә белем бирү чиратында» информеры аша яки «Мәктәпкәчә белем бирү» бүлегендә бала чираты статусын күзәтеп була. Гариза статусы «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелде»гә үзгәрелгәч, 30 көн эчендә күрсәтелгән балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.