МИЗ «Иннополис»та "Schneider Electric" компаниясе Инновацияләр үзәге ачылды

2018 елның 16 июне, шимбә

Бүген «Иннополис» махсус икътисади зона территориясендә "Schneider Electric" халыкара компаниясе Инновацияләр үзәген тантаналы эшләтеп җибәрү булды. Проектка стартны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм дөньядагы Schneider Electric төп башкарма директоры урынбасары идарә әгъзасы Эммануэль Бабо бирделәр.

 

Проект фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре буенча адаптация уздыру, Schneider Electric программалары белән тәэмин итү өлкәсендә алдынгы карарларны эшләү һәм гамәлгә кертү, автоматлаштыру һәм сәнәгать билгеләнешендәге системаларның мәгълүмат иминлеге өчен офис һәм лабораториядән гыйбарәт.

Беренче этапта Инновацияләр үзәгендә киләчәктә  эш урыннары санын киңәйтү мөмкинлеге белән 10 югары квалификацияле инженер эшләячәк. Проектка инвестицияләр күләме беренче 5 елга ким дигәндә 1 миллион евро белән бәяләнә.

Исегезгә төшерәбез, АО «Шнейдер Электрик» һәм «Иннополис» МИЗ арасында инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүгә 2017 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов каршысында кул куелды. Проектны гамәлгә ашыру өчен аерым юридик зат ООО «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәге» булдырылды.

Үзәкнең эшләве компаниянең россия клиентларына локаль карарлар ярдәмендә операцион нәтиҗәлелеген һәм җитештерүләр иминлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Алдынгы нефть компанияләре уртак эшкә кызыксыну белдерделәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International