15 нче июньдә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм Мәгълүмати системалар Югары мәктәбендә ИТ өлкәсендә укырга планлаштырган кешеләр өчен бер үк вакытта ике чара узачак.
Укучылар инновацион факультетта уку процессы турында КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбе студентларыннан шәхсән сораштыра алачак. Бакалавриат студентлары абитуриентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк: КФУНЫҢ ИТИС Югары мәктәбендә укырга киенмы, сессияләр ничек уза, нинди укытучылар укыта, тулай торакта яшәү шартлары нинди һәм башкалар. Чара15 нче июньдә 15.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Кремль ур., 35 (2-нче корпус), ауд.1309.
Моннан тыш, КФУның ИТИС Югары мәктәбе магистратурага керү мәсьәләләре буенча очрашулар сериясен ачып җибәрә. Иртәгә үзегезнең сорауларыгызны «Программа-мәгълүмати системаларын эшләү» һәм «Интеллектуаль робот техникасы» юнәлеше җитәкчеләренә бирә аласыз.
Чаралар турында тулырак мәгълүматны түбәндәге почта буенча төгәл белергә була: juliya@it.kfu.ru.