«ТР Хезмәтләре» кушымтасын кулланучылар юлларның ябылуы турында беренчеләрдән булып хәбәрдар булачаклар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

ТР Элемтә министрлыгы шәһәрдә һәм республикада булган вакыйгалар турында Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына персонифицирлаштырылган хәбәр итү буенча проект әзерләде. Кулланучылар таргетирлаштырылган рассылкалардан файдалы мәгълүматлар ала алачаклар.

Әйтик, татарстанлыларга алар яши торган йортта яки районында булачак хәбәрләр, ремонт эшләре, су яки электр энергиясен сүндереп тору, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә планлы һәм аварияле хәлләр турында мәгълүмат киләчәк.

Сынау режимында, футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 үткәрү вакытында, кушымтаның Казанда яшәүче барлык кулланучыларына планлаштырылган юллар ябылуы хакында хәбәрләр киләчәк.

Хәбәрләрне алу өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы версиясен урнаштырырга яки яңартырга киңәш итәбез.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International