Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Түбән Камада 16-19 июнь көннәрендә 9:15 тән 17:00 гә кадәр РТРС «РТПЦ Татарстан Республикасы» объекты филиалында алдагы планлы ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Түбәндәге программалар сүндерелеп торачак:
«Беренче канал»;
«Россия 1+ Татарстан»;
«Татарстан-Яңа ГАСЫР»;
«Россия радиосы + Татарстан радиосы »;
«Радио «Маяк»;
«Болгар радиосы»;
беренче һәм икенче мультиплекс пакет программалары.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башкарылачак эшләр өчен халыктан аңлауларын сорый.