Иннополиста «Россия–2018 цифрлы сәнәгать индустриясе»(ЦИПР) конференциясе ачылды. Чара Татарстан Республикасында РФ Президенты администрациясе, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән өченче мәртәбә уза. Стратегик партнерлары – Ростех дәүләт корпорациясе һәм «КАО Цифрлы икътисад».
ЦИПР-2018нең төп темасы – «Цифрлы кооперациянең вакыты». Төп максаты – Россия цифрлы повестка сыйфатын яңа дәрәҗәгә күчерү.
Конференция ачылган көнне кадерле кунаклар күргәзмә экспозициясен карап чыктылар. Анда россия һәм халыкара компанияләре ИТ өлкәсендә үзләренең иң яңа эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, аерым зона буларак, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә Татарстаннан 10 компания тәкъдим ителде.
ҖАҖ «Таттелеком» югары кунакларга исәпләү приборлары һәм импульс яки цифрлы интерфейс белән башкарма җайланмалар өчен тышкы lora радиомодулен тәкъдим итте.
«Модельләштерү һәм цифрлы җитештерү» технологик кластеры җитештерүне цифрлаштыру чараларын һәм ысуллары демонстрация комплексын тәкъдим итте.
Шулай ук Дата-үзәкне тәкъдир иттеләр. Ул – бизнес шәһәре, Иннополис уку һәм яшәү үзәге.