Бүгенге көннән башлап чит ил тамашачылары җанатар паспорты(FAN-ID) нигезендә һәм шул исәптән гражданин паспортын (шәхесне раслый торган документ) күрсәтеп, Россия Федерациясенә керә алалар.
Исегезгә төшерәбез, FAN-ID – футбол җанатарларын идентификацияләү системасының бер өлеше булып торган документ. Ул футбол-2018 буенча дөнья чемпионаты матчларына керүче барлык тамашачылар өчен мәҗбүри, шул исәптән балалар өчен дә.
Җанатар паспорты турында, шул исәптән җанатар паспорты нигезендә РФ территориясенә керү һәм чыгу процедуралары турында тулы мәгълүматны «Сораулар һәм җаваплар» бүлегендә карарга була.