Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү 20 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Җәмәгать киңлекләрен сайлап алу өчен Республика күләмендәге онлайн-сораштыру 2018 елның 20 нче июненә кадәр озайтылды. Онлайн-сораштыру сервисын ТР дәүләт хезмәтләре порталының «Халык сораштыруы» бүлегендә һәм «ТР хезмәтләре»  мобиль кушымтасында  карарга була.

Татарстан Республикасы җәмәгать пространстволарын төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру — ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән ТР төзелеш, архитектура министрлыгы һәм ТКХның уртак проекты. Халык парклар, скверларны төзекләндерү өчен үз муниципаль районнары территориясендә генә тавыш бирә ала. Әйтергә кирәк, Казан халкы шәһәрнең барлык районнарында җәмәгать киңлекләрен сайлый ала. Татарстанда яшәүче һәр кешегә онлайн-тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин. Сораштыру үзганнан соң респондентлар район буенча агымдагы рейтингны карый алачак. Мәгълүмат процентларда күрсәтелә. Нәтиҗәләрне тавыш биргәннән соң гына карап була.

Төзекләндерү приоритетын билгеләү өчен объектлар исемлегенә башта 216 иҗтимагый тирәлек кертелде. Арадаш нәтиҗәләрне анализлаганнан соң тагын 71 объект сайланды. Тавыш бирүдә 150 мең татарстанлы катнашты инде.

2018 елның 1нче июлендә тавыш бирүгә йомгак ясалачак. Тавыш бирү тәмамлангач, кайбер территорияләр 2019 елда төзекләндерү өчен объектлар исемлегенә кертеләчәк. Калган җәмәгать киңлекләре рейтинг нигезендә 2020-2022 елларда төзекләндереләчәк.

Фото: Татарстанның парклары һәм скверлары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International