Узган ялларда Казан ИТ-паркында бизнес-инкубаторга 30 нчы сайлап алу тәмамланды. Бары тик биш стартап кына катгый эксперт сайлап алуны уза алдылар. Алар бизнес-инкубатор резидентлары статусына ия булдылар.
Бизнес-инкубаторның төп бурычы – яңа эшли башлаган һәм перспективалы проектлы командаларга ярдәм итү.
30 нчы юбилей сайлап алу нәтиҗәләре буенча ИТ-парк бизнес-инкубаторы резидентларының сафлары түбәндәге стартап-проектлар белән тулыланды:
1. ArtQode – дизайн макетларын веб-битләрне версткалау белән чагыштыру коралы.
2. Smart Fit - интернет-кибетләрдә киемнәрне онлайн киеп карау сервисы.
3. MyPharm – дару препаратларын иң файдалы һәм оптималь вариантта сатып алу өчен тәкъдимнәрне эзләү системасы.
4. Семоши – автомойка, шиномонтаж һәм автосервисларга бару вакытын онлайн броньлау ресурсы.
5. myAdvocateBot - юридик чат-бот: хокукый документлар шаблоннарын бирә (килешүләр, гаризалар, боерыклар һ. б.), аларны сезнең җавапларыгыз нигезендә тутыра, матбугат өчен электрон почтага җибәрә, шулай ук 24/7 форматында консультацияләр бирә.
AD.RU (г. Москва) венчур фонды җитәкчесе Олег Дронов OSLO проектына махсус бүләк тапшырды.