Бүген «Биектау» спорт комплексында «Сәламәтлек – 2018» спартакиадасы кысаларында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре арасында ярышлар үтте. Спорт ярышлары Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы Россия элемтә хезмәткәрләре Профсоюзы тарафыннан үткәрелә.
Ярышта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР «РТПЦ», «Таттелеком», «УФПС Татарстан почтасы» һәм башка командалар катнашты.
Көндәшләр берничә спорт төрендә көч сынаштылар: мини-футбол, өстәл теннисы, дартс һәм волейбол. Гомумкоманда зачетында ТР Элемтә министрлыгы вәкилләре дартста икенче урынны яуладылар.