ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков Нидерланд Корольлегенең делегациясен кабул итте.
Делегация составына WorldSkills International вице-президенты, WorldSkills Netherlands башлыгы Йос де Гуй, Nuffic интернациональ мәгариф буенча оештыру башлыгы Фредди Вейма, Nuffic Neso Russia россия вәкиллеге директоры Йерке Версхоор керделәр. Аларны КАО «Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин озатып йөрде.
Очрашу барышында кунакларга WorldSkills стандартлары буенча беренче тармак чемпионатын уздыру тәҗрибәсе DigitalSkills (2017 ел) тәкъдим ителде. Беренче DigitalSkills чемпионаты Татарстанда 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге 120 кешене җыйды, 40 җиңүче һәм призер бүләкләр алды. Исегезгә төшерәбез, ярышлар программасына FutureSkills блогы белгечлеге дә керде.
Моннан тыш, кунакларны WorldSkills стандартлары буенча чемпионатларга әзерлек системасы кызыксындырды. Дмитрий Вандюков билгеләп үткәнчә, республикада һәр министрлык өчен билгеле бер компетенцияләр исемлеге беркетелгән. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры түбәндәге IT-компетенцияләрне җитәкли: «Челтәр һәм системалы администрацияләү», «CAD инженерлы дизайн», «Бизнес өчен программ хәл итү», «Веб-эшләү һәм дизайн», «Мобиль робот техникасы», «График дизайн» һәм башкалар.
Очрашу ахырында Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә Россиядә иң яшь югары уку йорты презентациясен үткәрде.
Казанның мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында тренировка полигоны мөмкинлекләре тәкъдим ителде, шулай ук WorldSkills хәрәкәте катнашучылары белән очрашу узды.