Робот техникасы һәм программ инженерия буенча Иннополис университеты җәйге мәктәбенә язылу ачык

2018 елның 1 июне, җомга

Укулар 6 нчы августтан 19 нчы августка кадәр бер үк вакытта ике юнәлештә — робот техникасы һәм програмалы инженерлык – узачак. Чара магистратура студентларына, аспирантларына һәм робот техникасы яки программалы инженерлыкта тәҗрибәсе булган яшь тикшеренүчеләргә юнәлтелгән.

Һәр юнәлешкә 20 бушлай урын бар. Гаризалар 17 нче июньгә кадәр кабул ителә. Максималь катнашучылар саны — 40 кеше: һәр юнәлеш буенча 20. Укулар инглиз телендә алып барылачак. Җәйге мәктәптән соң кызыксынган студентлар Иннополис университетының 13 лабораториясенең берсендә стажировкага кала алачак.

Быел мәктәп ике этапта оештырылды:

6-10 август — «Робототехника» һәм «Программалы инженерлык» укыту юнәлешләре буенча;

11-19 август — ике юнәлеш буенча катнашучылар уртак проект өстендә эшләү өчен 4-6 кешелек катнаш командалар төзиячәкләр.

Әлеге җәйге мәктәпнең төп үзенчәлеге - реаль проектлар өстендә команда белән эш. Аларга сәнәгать өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган профессиональ эшләүчеләр ярдәм итәчәк.

Теркәлү: https://university.innopolis.ru/en/research/summer-school/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International