«Сколково» инновацион үзәге территориясендә бу көннәрдә Россия һәм БДБ илләрендә иң эре технологик эшкуарлар өчен StartupVillage конференциясе уза. Бу уникаль мәйданчык. Анда стартаплар һәм инноваторлар, технологик трендлар, идеяләр һәм яңа буын россия эшмәкәрләре формалаштыру турында фикер алышу өчен, уңышлы эшмәкәрләр, инвесторлар, эре технологик корпорацияләр һәм хакимият вәкилләре белән очрашалар. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы директоры Антон Грачев катнашты.
Конференция кысаларында ИТ-парк директоры Антон Грачев һәм региональ һәм халыкара үстерү «Сколково» фонды вице-президенты Юрий Сапрыкин Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркына Татарстан Республикасы территориясендә «Сколково» фонды төбәк операторы статусы исемен бирү турында килешүгә кул куйдылар. Бу килешү төбәк компанияләренә «Сколково» фонды сервисларына керә алу мөмкинлеген бирә.
Килешүгә кул куйганнан соң, Роман Шәйхетдинов һәм Антон Грачевның «Сколково» фонды вәкилләре белән рәсми очрашуы узды. Алар алга таба перспектив юнәлешләр һәм аралашу мөмкинлекләрен үстерү турында фикер алыштылар.