Яр Чаллы шәһәрендә кайбер телеканаллар вакытлыча өзелеп торачак

2018 елның 1 июне, җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасының РТРС «РТПЦ» объекты филиалында Яр Чаллы шәһәрендә 2018 елның 4 нче июненнән 7 нче июненә кадәр 9.15 дән 17.00 гә кадәр планлы ремонт эшләре үткәреләчәге турында хәбәр итә. Шул сәбәпле түбәндәге аналог һәм цифрлы эфир телевиденияләре һәм радиотапшырулары өзелеп торачак:

- «Беренче канал»;

- «Россия 1+ Татарстан»;

- «Матч ТВ»;

- «Татарстан-яңа ГАСЫР»;

- «Звезда»;

- «Россия радиосы + Татарстан радиосы »;

- «Радио «Маяк»;

- «Вести ФМ» радиосы;

- «Болгар радиосы»

- «Ретро-ФМ»;

- «Юл радиосы»

- беренче һәм икенче мультиплекс пакеты программалары.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы халыктан аңлауларын сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International